Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әйтер сүзем бар...

Белдерүе дә булса...

Район мәдәният йортының бер дә артистлардан буш торганы юк. Алар килмәгән арада үзебезнең үзешчәннәр дә җырга-моңга осталыкларын күрсәтеп, халыкны ял иттерәләр. Менә тагын, узган елдагыча, оешма-предприятиеләр арасында "Бер очрашу - бер гомер" дип аталган фестиваль-конкурс башланган икән. Үткән ел бик яратып карадым ул тамашаларны, икенче елда берсен дә калдырмыйм дип,...

Район мәдәният йортының бер дә артистлардан буш торганы юк. Алар килмәгән арада үзебезнең үзешчәннәр дә җырга-моңга осталыкларын күрсәтеп, халыкны ял иттерәләр. Менә тагын, узган елдагыча, оешма-предприятиеләр арасында "Бер очрашу - бер гомер" дип аталган фестиваль-конкурс башланган икән. Үткән ел бик яратып карадым ул тамашаларны, икенче елда берсен дә калдырмыйм дип, үземә-үзем әйтеп куйган идем. Ләкин, ни кызганыч, быел кайчан башланганын да белми калдык, район Мәдәният йорты каршында да бернинди белдерү күрмәдек. Интернетта бардыр, бәлки, тик без - өлкән буын кешеләре, ул мөмкинлектән файдалана белмибез шул.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тамашасына эләгүемне бәхетле очрак дип кенә әйтер идем. Концерт буласы көнне, бу өлкәдә эшләп, лаеклы ялга чыккан танышым шалтыратып чакырды. Бик теләп риза булдым, рәхәтләнеп концерт карап кайттым. Үзебезнең һәвәскәрләрнең чыгышларын карау бик күңелле бит. Кызганыч, Кукмара металл савыт-саба заводыныкын күрми калдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев