Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Иван Костинга ярдәм кирәк. Узган ел булган фаҗигадән соң егет кулсыз калган. Җиде яшендә - әнисен, биш елдан әтисен югалткан Иван тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырыша. Әмма үзенең генә көче җитми.
Бар эшне дә булдыра торган, акыллы бала була ул. Шуңа да Иванны туганнары ташламый. Мәктәпне...
Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек Иван Костинга ярдәм кирәк. Узган ел булган фаҗигадән соң егет кулсыз калган. Җиде яшендә - әнисен, биш елдан әтисен югалткан Иван тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырыша. Әмма үзенең генә көче җитми.
Бар эшне дә булдыра торган, акыллы бала була ул. Шуңа да Иванны туганнары ташламый. Мәктәпне тәмамлагач, егетне армия сафларына алалар. Үзе хәрби хезмәткә барырга теләк белдерә. Аннан исән-сау йөреп кайткач, Иван Бөгелмә базарына эшкә урнаша. Башта бар да әйбәт кенә бара. Егет яшәгән фатиры өчен дә, коммуналь хезмәтләргә дә вакытында түләп бара. Ятимлек ачысы онытылып, Иван үз тормышын корып матур гына яшәгәндә, узган ел аның белән күңелсез хәл килеп чыга. "Базарда ит чабучы булып эшли иде ул. Узган елның июль аенда ялгышлык аркасында Иванның куллары иттарткычка кереп китә. Бер кулы имгәнә. Без аның белән шул вакыйгадан соң очраштык", - дип сөйли дус кызы Рамилә.
Егеткә ярдәмгә бөтен Бөгелмә халкы ашыга. "Мамонтенок" дип аталган волонтерлар төркеме аны үз канаты астына алып, Иванга операция ясау һәм дәвалану өчен акча җыялар. "Бер белмәгән кешеләр булышты. Уң кулын кистергәч, Иван сулын да имгәтте. Шулай итеп, бөтенләй эшли алмас хәлгә килде. Хастаханәдә ятканда, коммуналь хезмәтләр өчен бурычы да күп җыелды. Шул чакта мәрхәмәтле кешеләр булышты. Әле хәзер дә ташламыйлар", - ди Рамилә.
Хәзер Иванга протез кирәк. Әлегә ул дәүләт ярдәменә ышана. "Квота белән биреләчәк, диләр. Кулсыз йөрүдән бик уңайсызланам. Эшләп булмаганга борчылам. Җәрәхәт алган вакытта эшемдә документсыз гына эшли идем. Шуңа күрә эш урынында җәрәхәт алганымны да рәсми рәвештә исбатлатып булмады. Миңа III төркем инвалидлык бирделәр, хәзер дүрт мең сум пенсия алам. Әмма бу акчага ай буе яшәп булмый. Киләчәктә гаилә корасым, балалар үстерәсем килә", - ди Иван.
Ул үзенә булышкан бар кешегә чиксез рәхмәтен белдерә. Уңайсызланса да, матди ярдәм сорамый булдыра алмый.
Иванга булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:
Сбербанк 5469620018484970,
Ак барс банк 4244369510540567
Хәбәрләшү өчен телефон
номеры: 89625720361
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев