Әгерҗенең "кирпичка"сы - бу шәһәрдә имин булмаган районнарның берсе. Кирпеч заводы инде күптән ябылган, әмма бистәнең "даны" барыбер калган. Биредә криминал да, тәртипсезлекләр дә күп. Элеккедән калган баракларда кешеләр гомер кичерә...
"Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар"
Әгерҗе шәһәренең Завод урамындагы 51 нче йорт адресы буенча ике катлы барак тора. Янәшәсендә - нәкъ...
Әгерҗенең "кирпичка"сы - бу шәһәрдә имин булмаган районнарның берсе. Кирпеч заводы инде күптән ябылган, әмма бистәнең "даны" барыбер калган. Биредә криминал да, тәртипсезлекләр дә күп. Элеккедән калган баракларда кешеләр гомер кичерә...
"Улларыбызны үтергәнче кыйнадылар"
Әгерҗе шәһәренең Завод урамындагы 51 нче йорт адресы буенча ике катлы барак тора. Янәшәсендә - нәкъ шуңа охшаган "игезәге". Аларның тарихы биш дистә ел белән исәпләнә. Кемнәр генә яшәмәгән дә ниләр генә күрмәгән бу йорт диварлары. Тәслимә белән Өлфәт Галиевләр биредә өч дистә елдан артык яши. Бу йорт алар өчен гүя тозакка әверелгән. Галиевләрнең биредән чыгып качасы килә. Гаилә яңа йортта яшәргә хаклы, закон да моны раслый, тик бу хыяллар рәшә кебек бик еракта... Ә тарихы болайрак.
Тәслимә апа үзе - Аксубай якларыннан, тимер юлда акчаны күп түлиләр дигәнгә ымсынып, Әгерҗе станциясенә эшкә урнаша. Шпаллар ташый ул анда. Шунда ук булачак ире Өлфәт абый белән таныша. Ул - күрше Башкортстаннан, балалар йортында үскән ятим. Өлфәт абый Тәслимә апаның яшь чагында төшкән фотосын күрсәтә. "Ул чибәр иде, аннары гына эпилепсия чире барлыгын белдем", - ди. Ир кирпеч заводында эшли. Хатын да тимер юл станциясендә эшләгәннән соң шунда күчә. 1987 елда беренче уллары Зөлфәт дөньяга килә. Яшь гаиләгә вакытлыча яшәп тору өчен торак бирәләр. Аннары икенче балалары Рушан дөньяга аваз сала. Баракта алар кебек тагын берничә гаилә яши. Барысы да диярлек - кирпеч заводында эшләүчеләр. Тик вакытлыча бирелгән барак гомерлек газапка әверелә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, болай да очны очка ялгап яшәүче гаиләгә тагын да зуррак бәла ишелеп төшә.
"Менә карагыз бу фотосурәткә, - дип рәсем суза Өлфәт абый. Төсле фотода Яңа ел бәйрәменә матур итеп киенгән ике кечкенә малай басып тора. - Зөлфәт тә, Рушан да тап-таза матур малайлар иде. Дөрес, Зөлфәт бәләкәй чактан ук начаррак күрде, әмма хәле әйбәт иде. Ике баланы да әрәм иттеләр, улларыбызны үтергәнче кыйнадылар. Бу хәл 2011 елда кирпеч заводы тирәсендә булды. Башта Зөлфәтне кыйнаганнар, ә Рушан качып өлгергән. Әмма аны да тотканнар, балта белән чабабыз, дип куркытканнар, башын төйгәннәр. Моны кем эшләгәнен дә беләбез, ләкин әйтмибез. Аларны утыртмадылар. Кем белә, җинаятьләре өчен кайчан да булса җәзасын алырлар, бәлки.
Рушанга ныграк эләккән, аның бу кыйнаудан башы китте... Зөлфәт тә хәзер бик начар күрә. Югыйсә икесе дә әзмәвердәй ир-егетләр иде бит. Олысына - 31, кечесенә 28 яшь. Рушанның башы яхшы эшли иде, аңа уку да җиңел бирелде, эшне дә тиз эшләде. Хәзер икесе дә безнең кулга калды. Бәдрәфкә дә җитәкләп алып барасы, кулдан диярлек ашатасы..."
Бер ата кулында - өч инвалид
Абыйлы-энеле ике кешенең кыйналу тарихын без әтиләре авызыннан ишеттек, әйләнә-тирәдәге кешеләр, бу хакта әллә ни хәбәрдар булып чыкмады. Нишлисең, кешенең кешедә гаме юк, үз мәшәкатьләре җитәрлек. Ә медицина кәгазьләрендә Зөлфәтнең - III төркем, Рушанның II төркем инвалид икәнлеге, шизофрения барлыгы да язылган. Әниләре Тәслимә апа да психиатрия диспансерында хисапта тора, ул да - II төркем инвалид. Өлфәт абыйга, авыру баланы карау сәбәбе белән, пенсиягә иртәрәк чыгарга туры килгән. Ул: "Минем кулымда өч инвалид, аларны мин карамасам, кем карый?" - дип зар елый.
Галиевләр гаиләсе инде утыз ел икегә бүленгән барак бүлмәсендә тормыш көтә. Дүртесенә - 27,9 квадрат метр. Барак бүлмәсенә килеп керүгә, иң элек авыр ис чорнап ала. Керүгә үк уңда - зур карават. Анда Рушан ята. Кунак килгәнгә сөенми: күрүгә үк, одеал белән капланды. "Кайчак биредә Рушан белән икәү йоклыйбыз, кайчак өчәү дә. Төнлә дә, көндез дә аның өянәкләре булырга мөмкин, башы каты авырта. Аны тынычландырыр өчен янында һәрвакыт кеше булу кирәк", - дип аңлата Өлфәт абый. Шушы ук кысан бүлмә аш бүлмәсе ролен дә үти. Карават башында газ плитәсе, су краны, бер кырыйда аш өстәле, суыткыч. Аның янында җылыту котелы. Болар барысы да кул сузымында диярлек, алар арасында йөрерлек ара гына калган. Бүлмәдә - иске киемнәр, тартмалар, капчык өемнәре...
Икенче бүлмәдә ике карават, бетон идән уртасындагы тумбада - телевизор. Монда Тәслимә апа белән Өлфәт абыйның уллары Зөлфәт ята. Ул да сөйләшми, кеше белән аралашмый. Алгы якта әти-әнисеннән мең дә бер кабат ишеткән тарихларын, аларның үзара "тагын миңа сөйләргә ирек бирмисең" дип, бер-берсен бүлдереп, үпкәләбрәк сөйләшүләрен тыңлап ята.
Өлфәт абый авыр тормышта, дөресрәге, фәкыйрьлектә яшәвеннән оялыбрак: "Җирәнмәгез, без чиста торырга тырышабыз, әмма биредә ремонт ясарлык түгел. Карагыз, түшәм ДВПдан, аның өстендә күмер, өстәге күршеләр йөри башласа, барысы да җимерелергә тора, безгә коела. Газ янында котел тора. Газ чыга икән, без бер мизгелдә шартлап үләчәкбез", - ди. Бу сүзләрне ул Әгерҗе районы, республика түрәләре арасында барган хат алышулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән бер өем кәгазьләрен актара-актара әйтә. Шул арада бер кочак диагноз кәгазьләре белән таныштырырга да өлгерә.
"Тагын күпме түзәргә?"
Бу барак Галиевләрнең милке булып санала. Гаиләдә берсе дә эшләми. "Мин 10 меңгә якын алам, Өлфәткә пенсиянең минималь күләмендәге 7 мең сум тирәсе акча түләнә. Ике улыбызның икесенә инвалид буларак якынча 14 мең сум акча күчә. Барак өчен түләү 6-7 мең сум, ә күпме дару сатып алырга кирәк! Кочак-кочак дару эчәргә туры килә, Рушанга аларның көчлесе кирәк. Болар бит барысы да сатып алына, - дип сукрана Тәслимә апа. - Үземдә - эпилепсия. Теләсә кайда өянәк тотып егылырга мөмкинмен. Шулай була да, кышын еракка бәдрәфкә йөрибез, анда таеп егылып, аңны югалтып, кулларны сындырган да бар. Юынырга мөмкинлек юк. Мондый шартларда тагын күпме түзеп була?! Район хакимияте, йомшак сөйләшеп, каты утырта.
Ирем Өлфәт ятим үскән, аңа да фатир тиешле. Түрәләр берара моны исбатлаган документлар таптырды. Табып бирдек, әмма барыбер мәсьәлә уңай хәл ителмәде. Рөстәм Миңнеханов Әгерҗегә балалар бакчасын ачарга килде, әмма мине аның янына якын да китермәделәр. Бу авария хәлендәге йорт, монда яшәргә ярамый, барысын да күчерергә тиешләр. Яңа фатирларны кемгә генә таратып бетермәделәр, ә безгә юк, алдалап йөртәләр".
Сүз уңаеннан, йортта яшәүчеләр аны авария хәлендә дисә дә, Әгерҗе хакимиятендә моны кире кагалар. "Берничә ел элек Чаллыдан килгән экспертлар йортны яшәр өчен яраклы дип нәтиҗә чыгарды. Ул сүтелмәячәк", - диде Әгерҗе хакимияте вәкилләре.
Рушанның шизофрениясе авыр дәрәҗәдәге чир булып санала. Андый диагнозы булган кеше аерым бүлмәдә яшәргә тиеш. Моны табиблар шулай ди. Галиевләр гаиләсе торакка мохтаҗ булган инвалидлар исемлегендә тора. Торак субсидиясенә ия булучыларны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы барлый, хисапка куя. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да Галиевләрнең мөрәҗәгатен тикшергән. Психик чир белән интегүче Рушан Галиев чираттан тыш торакка хокукка ия дигәнне ул да раслый.
Тылсымлы таяк булса иде ул...
Әгерҗе районы түрәләре исә, барысын да тораклы итәргә тылсымлы таягабыз юк, дип белдерә. "Инвалидларга торакны бүлеп бирү өчен акча кирәк. Субсидияне Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бирә. Елына безнең районга иң күбе ике инвалид өчен субсидия бүленеп бирелергә мөмкин. Чираты җиткән һәрберсен торак белән тәэмин итәбез. Муниципалитет барысына да торак бирер иде, ләкин безнең андый мөмкинлек юк", - ди Әгерҗе мунипаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Илшат Шәмсетдинов.
Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Римма Гыйльметдинова да Галиевләр мәсьәләсе турында сораганда уфтана. "Тәслимә апа безне аңламый, бар җирдә гауга чыгара. Без тәкъдим иткәнне кире кага. Әмма без дә, бир, дигәндә чыгарып сала алмыйбыз. Әгерҗе районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 124 инвалид чиратта тора. Тәслимә апалар бу исемлектә - сигезенче. 2015 елда район бер инвалидка торак бирә алды, быел әле берсенә дә бирелмәде", - ди ул.
Әгерҗе районы түрәләре Галиевләр гаиләсендәге хәлләргә битараф дип әйтеп булмый. Алар андагы вәзгыять белән яхшы таныш. Торакны көтү авырлыгын да аңлыйлар, шуңа да мәсьәләне хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итәләр. Әгерҗе шәһәренә кергәндә уң якта Боз сарае кала. Аның артында кечкенә стандартлы яңа йортлар тезелеп киткән. Бу - Татарстан Дәүләт торак фонды төзегән йортлар. Галиевләргә Новая урамындагы 34 нче йортны арендага алып яшәргә тәкъдим иткәннәр. Бу - якынча 70 квадрат метр мәйданлы йорт, өч бүлмәсе бар. Илшат Шәмсетдинов әйтүенчә, айлык түләү якынча 4 мең сум, моңа өстәп әле коммуналь хуҗалык чыгымнарын да каплыйсы. Анысы 2-3 мең сум тирәсе чыгарга мөмкин, ди. Тик Тәслимә апа белән Өлфәт абый моңа каршы. Алар, безгә, беренчедән, бу бистә үзәктән ерак, икенчедән, биредә кышларын салкын, өченчедән, түләү кыйммәткә төшә, дип анда бармау сәбәпләрен тезә. Тәслимә апа ул йорттагы сыдырылган обойдан да, селкенеп торган ишектән дә канәгать түгел. "Анда яшәп булмый, күченә башласаң, ремонтка күпме акча китәчәк, бездә андый сумма юк!" - ди ул.
Чыгу юлы бармы?
Хакимият тәкъдим иткән йортны без дә барып карадык. Бер рәткә тезелеп киткән йортларның барысында да яшиләр, күбесендә - кечкенә балалы гаиләләр. Кышын салкынмы? Бик мөмкин, әмма, һәрхәлдә, кешеләр берничә ел дәвамында яңа бистә өйләрендә яши, балалар үстерә. Бу йортларның өстенлеге шунда: суы, газы, электры үткәрелгән, бәдрәф тә өйдә, бар уңайлыклар да тудырылган. Кысан, шартлары булмаган торакта яшәүче Галиевләргә биредә җиңелрәк булыр иде. Аерым йортта торган очракта Тәслимә апа белән Өлфәт абый зарланган күршеләр дә булмаячак. Икенче катта яшәүчеләрнең суы түшәмнән агып төшмәсме, баздагы бәрәңгене күршеләрнең канализация суы басмасмы, еракта урнашкан бәдрәфкә ничек барып җитәргә, кайда юынырга дигән сораулар юкка чыгар иде. Алар шушында вакытлыча күчкән очракта да, торакка мохтаҗлар исемлегеннән төшеп калмый, дип аңлата түрәләр.
Һичшиксез, Галиевләр аерым йортка, фатирга хокуклы. Аларның моны дәүләттән таләп итүләре дә урынлы. Дәүләт һәр кешегә лаеклы тормыш алып бару өчен шартлар тудырырга тиеш. Ә инвалидларга, ятим кешеләргә аеруча игътибарлы булырга бурычлы. Дәүләт тиешләре күп. Әмма бу система кеше белән бары тик кәгазь, документлар аркылы гына аралаша. Тәслимә апа белән Өлфәт абый болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган. Аларның хәлен күреп, эчтән генә "Аллам сакласын!" дигән сүзләрне кабатлап утырасың... Моның өстенә әле бетмәс-төкәнмәс таныклык, гариза, хатлар язу, түрәләрнең "акыллы" һәм аңлаешсыз язулы җавап хатларын алу, аларны аңларга тырышу, кирәккәндә дә, кирәкмәгәндә дә мөһерләр суктыру артыннан чабу, чират көтеп кабат-кабат бер үк хәлне аңлатулар... Бу - бер үк урында таптану. Бу - син дәүләткә дә, башка беркемгә дә кирәк түгел дигәнгә инанып, тәмам өметне югалтып, җан асрау...
Өлфәт абый белән Тәслимә апага: "Көтегез, хәл ителер", - диләр. Әмма булыр дигәннең төгәл вакыты гына юк.
Нет комментариев