Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәҗрибә уртаклашып

Кукмарадагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең 13 еллык эш тәҗрибәсе бар. "Шәфкать" дип исемләнгән бу үзәк белгечләренең максаты - тумыштан зәгыйфь һәм еш авырый торган балаларның акыл, хәрәкәт итү сәләтләрен яхшырту, күпкырлы чаралар ярдәмендә көндәлек тормышка җайлашырга өйрәтү.


Районыбызда мөмкинлекләре чикләнгән 263 бала исәпләнә. Үзәктә алардан тыш күрше Саба, Балтач, Теләче районнарыннан килгән балалар да тернәкләнү үтә. Әлбәттә, биредә сабыр, мәрхәмәтле, язмыш тарафыннан кимсетелгән баланың күңелен аңлый һәм аның кечкенә генә уңышына да сөенә белүче кешеләр генә эшли ала. Үзәк коллективы нәкъ менә шушындый сыйфатларга һәм югары һөнәри осталыкка ия белгечләрдән тупланган. Балаларга өч юнәлештә: педагогик, психологик һәм медицина ярдәмнәре, җыеп әйткәндә, утызлап төр хезмәт күрсәтелә. Массаж, электр белән дәвалау ысулларын куллану, тренажерларда, "Адели" дәвалау костюмнарында, "Атлант" пневмокостюмнарында шөгыльләнү церебраль параличлы балаларның хәрәкәтләрен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Үзәктә тегү һәм агач эшләре остаханәләре бар. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар биредә эш күнекмәләренә өйрәнәләр, тормышта кирәкле һөнәрләр үзләштерәләр. Белгечләр балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә дә зур әһәмият бирәләр. Остаханәләргә куелган кул һәм иҗат эшләренә сокланып туймаслык. Һәр эшләнмәдә бай фантазия, күңел матурлыгы чагыла. Бу эшләрнең республика, Россия күләмендәге иҗат бәйгеләрендә катнашып, мактаулы урыннар яулавы гаҗәп түгел.
Балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерүдә яңа инновацион технологияләр кулланыла. Шуларның берсе - кондуктив терапия. Хәрәкәт терапиясенең бер өлеше буларак, ул алда әйтелгән күпкырлы чаралар комплексын берләштерә. Әйтергә кирәк, чараларның күбесе балаларга аңлаешлы итеп, уен формасында үткәрелә. Психологик ярдәмнең бер ысулы буларак, сенсор бүлмәсе тынычланырга, кәефне күтәрергә ярдәм итә. Талгын музыка, йолдызлы "күк йөзе", төсле утларның биешүе астында үзеңне могҗизалы дөньяга эләккәндәй тоясың.
Балаларны тернәкләндерү юнәлешендә белгечләр ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торалар. Үзәк каршында ата-аналар университеты эшли.
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең эш тәҗрибәсен өйрәнергә ераклардан киләләр. Шушы көннәрдә биредә "Кондуктив терапия ысулы. Эш тәҗрибәсе" дигән семинар үткәрелде. Бу эшлекле чарада Мәскәү каласыннан, Хакасия республикасыннан, Ярославль өлкәсеннән, Ханты-Манси округыннан һәм башка җирләрдән зәгыйфь балаларны тернәкләндерү юнәлешендә хезмәт куючы белгечләр катнашты. Семинарны үзәк җитәкчесе Рәзинә Галиәхмәтова ачып җибәрде, кунакларга эшләрендә уңышлар теләде. Җитәкче урынбасары Рәмзия Юртаеваның кондуктив терапия юнәлешләре һәм аларның гамәлдә куллануы турында сөйләве зур кызыксыну белән тыңланды. "Без автобуста барабыз" дигән исем астында балалар катнашы белән үткәрелгән мастер-класска да аерым игътибар булды. Семинарда катнашучылар кондуктив терапия буенча документлар белән таныштылар, психолог, логопед һәм социаль педагог чыгышларын тыңлап, әлеге белгечләрнең эш алымнарын өйрәнделәр. Бу зур чараның иң күңелле өлеше - мөмкинлекләре чикләнгән балалар көче белән әзерләнгән концерт булды. Яшьтәшләреннән калышмыйча, тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылучы бу балалар чын-чынлап соклану уята.
Семинарга килгән белгечләр тернәкләндерү үзәгендә тудырылган шартларга, андагы чисталыкка, матурлыкка югары бәя бирделәр. Киләчәктә бергә, тәҗрибә алмашып эшләргә тәкъдим иттеләр. Кукмара буйлап үткәрелгән экскурсия дә алар күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X