Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенең эше - үрнәк

Баламның баласы балдан татлы, диләр. Мин, Булатның әбисе Зәкия Зарипова өчен дә бу нәкъ шулай. Булатның тууын без бик озак көттек. Рәхәтләнеп сөеп, яратып кына үстердек. Булат уйнады, көлде, колагына җыр ишетелсә, көйли башлады. Укуны без Арча районының Яңа Кенәр махсус мәктәбендә башладык. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең, гомумән, һәркемнең тырышлыгы белән Булат...

Баламның баласы балдан татлы, диләр. Мин, Булатның әбисе Зәкия Зарипова өчен дә бу нәкъ шулай.

Булатның тууын без бик озак көттек. Рәхәтләнеп сөеп, яратып кына үстердек. Булат уйнады, көлде, колагына җыр ишетелсә, көйли башлады. Укуны без Арча районының Яңа Кенәр махсус мәктәбендә башладык. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең, гомумән, һәркемнең тырышлыгы белән Булат күзгә күренеп үсте, ныгыды, формалашты. Шул ук вакытта әтисеннән күчкән җырга сәләте көннән-көн ачылды. Булатыбызның бу сәләтен дә үстерделәр, улыбыз хәзер мәктәптә үтүче барлык чараларда рәхәтләнеп җырлый. Үзенә ошаган җырны сайлый, сүзләрен өйрәнә, интернеттан көен таба.

Әлеге мәктәптә белем алучы балаларны Кукмара районындагы "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгенә дә еш чакыралар. Биредәге тәртип, чисталык, уңайлы мохит, ашау-эчү әйтеп бетергесез бик яхшы. Балаларны үзәктә җиренә җиткереп дәвалыйлар, тиешенчә тәрбиялиләр. Алар өчен төрледән-төрле чаралар үткәрәләр. Булатыбызны да каникул саен кунакка дәшеп торалар.

Рәзинә ханым Галиәхмәтова җитәкче вазыйфасын башкарганда үзәкне үстерүгә үзеннән зур көч куйган кеше. "Шәфкать"нең эш алымнарын, тәҗрибәләрен башка тәрбия үзәкләре өйрәнсә дә яхшы булыр иде. Хәзерге вакытта монда эшләүче тәрбиячеләр - Зәния Мөхәммәдиева, Гөлфия, Гүзәл Яковлевалар, социаль хезмәткәр Гөлнара Хәкимуллина, музыкант Ленар Баймиевлар үз эшләренең чын осталары.

Булатыбыз ярдәме белән безнең гаилә менә шундый яхшы коллектив белән танышты. Без алар белән аралашып, хәбәрләшеп яшибез. Эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез.

Булат НӘҖИПОВНЫҢ әти-әнисе, әбисе. Балтач районы, Чыпья авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев