Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сазтамакта яшәүче Шакировлар гаиләсе “эш юк” дип зарланучыларга үрнәк булып тора

"Барлык эшләрне дә бергә-бергә эшлибез: маллар янына да, авылларга сөт җыярга да икәү чыгабыз", - диләр Сазтамак авылыннан Альбина һәм Илнур Шакировлар. Яхшы, җитеш йорт-җир, мул тормыш - аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ир белән хатын - бер-берсенә терәк, фикерләре, шөгыльләре уртак булганга күрә эшләре дә гөрләп барадыр. Эшлим дип торган...

Илнур Шакиров - Сазтамак авылы егете, өч балалы гаиләдә уртанчы малай булып дөньяга килә. Әтиләре генә әниләрен ялгыз, балаларын ятим итеп, Илнурга ике яшь вакытта ук якты дөньядан китеп бара. Гүзәлия апа сынмый-сыгылмый балаларын аякка бастыра, ир-атныкы дип тормый, тимер юлда утыз ел монтер булып эшли. Илнур үзе дә монтер буларак бүгенге көндә әнисенең хезмәтен дәвам итә. Кукмарада яшәүче абыйсы да бирегә урнаша, әмма сәламәтлегенә зыян килү сәбәпле генә эшен калдырырга мәҗбүр була. Күптән түгел генә армия хезмәте үтәп кайткан энесе дә тимер юлда хезмәт куя. Шулай итеп, Шакировларны тимерьюлчылар династиясе дияргә мөмкин.

Илнур белән Альбина яңа йорт-җир җиткереп, ике ел элек кенә башка чыкканнар икән.

-Без гомер буе мал-туар, кош-кортлар асрап яшәдек. Икешәр сыер тоткан вакытлар да булды. Әни сыерларны савып, азык биреп, эшкә китә иде. Аннары кул арасына керә башлагач, без ярдәм иттек, - ди Илнур.

Шакировлар берничә ел элек үгезләр асраганнар. Бер елны сатып алырга үгезләр таба алмагач, Илнур таналар алып кайта. Аларны сыер итеп калдыралар, бозаулагач, мал саны тагын да ишәя. Бүгенге көндә аларның биш сыерлары, ике буаз таналары, бозаулары бар. 2015 елда дәүләттән ике йөз мең сум күләмендә ярдәм алып, мал торагы төзегәннәр. Дәүләт ярдәменә ия булу өчен күп документлар тупларга кирәктер дип уйлаган идем. "Юк, бер дә мәшәкатьле түгел. Әлеге акчаларның файдасы зур булды, билгеле. Авыл халкына ярдәм итәрдәй мондый программалар күбрәк булсын иде. Әмма нинди генә эш башласаң да, үзеңнең дә беренчел капиталың булырга тиеш. Әлеге абзар 450-500 мең сум тирәсенә төште", - диделәр алар.

2016 елда районда мини-ферма төзү өчен дәүләт ярдәменнән барлыгы унбер гаилә файдаланган. Аларның алтысы - 200 мең сум, бишесе 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алган.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев