Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәркем энҗе...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кемдер өстә, кемдер тирәндә. Эзли белергә генә кирәк. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә үткән очрашу бик тә урынлы иде, һәм ул гаҗәеп җылы атмосферада узды. Бәйрәмнең бәхетле мизгелләрен барлыйк. Фотостендта һөнәри белем алган егет-кызларның елмаюлы йөзләре, һәрберсе турында белешмә дә бирелгән. Җырчы, музыкант, продюсер, үзешчән рәссам,...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кемдер өстә, кемдер тирәндә.

Эзли белергә генә кирәк.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә үткән очрашу бик тә урынлы иде, һәм ул гаҗәеп җылы атмосферада узды.

Бәйрәмнең бәхетле мизгелләрен барлыйк. Фотостендта һөнәри белем алган егет-кызларның елмаюлы йөзләре, һәрберсе турында белешмә дә бирелгән. Җырчы, музыкант, продюсер, үзешчән рәссам, дизайнер, спортсмен буларак тормышта үз юлларын тапкан әлеге яшьләребез биредә үзвакытында дәвалану узганнар.

Алып баручы Люция Хөсәенова, катнашучылар белән таныштырып, үзләренә дә сүз бирде. Нияз Кәримуллин, Ольга Колесникова, Диана Чижова (Вәккасова), Гөлнар Фатыхова, Ләйсән Минһаҗевалар биредә хезмәт куйган тәрбиячеләргә һәм шәфкать туташларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тимур Антипов, Руслан Степанов, Зөлфияләрнең спорттагы уңышларында районыбызның "Аргамак" командасы тренеры Дамир Галиәхмәтовның өлеше зур.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев