Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында төшерелгән “Һәркемнең үз юлы” фильмы иртәгә тамашачылар хозурына тапшырыла

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6 сы конкурс программасына сайлап алынган. Тамашачыларга "Кеше. Кешеләр дөньясында" программасы кысаларында тәкъдим ителәчәк фильмнар арасында "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының яңалыклар тапшыруын алып баручысы Фәнис Камалның татар телендәге "Һәркемнең үз юлы" дип...

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6 сы конкурс программасына сайлап алынган. Тамашачыларга "Кеше. Кешеләр дөньясында" программасы кысаларында тәкъдим ителәчәк фильмнар арасында "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының яңалыклар тапшыруын алып баручысы Фәнис Камалның татар телендәге "Һәркемнең үз юлы" дип исемләнгән кинокартинасы да бар. Ул иртәгә, ягъни 7 сентябрь көнне "Театр. Акт" мәйданчыгында тамашачылар хозурына тапшырыла.

"Һәркемнең үз юлы" - кыска метражлы уен фильмы. Сценарий авторы - Фәнис Камалның әтисе Заһид Мәхмүди. Фильмда төп рольне дә ул башкарган.

"Фильм фәлсәфи мәгънәдә. Аны теләсә кем аңламаска да мөмкин. Без тормышта һәркемнең үз юлы булуын язмышның абстракт яссылыкта күрсәтәсебез килде. Кадрда күбрәк яңгыр болытлары, күлләр, җил... Мәгънәсенә килгәндә, төп герой - язучы туган ягында үзенә карата хөрмәтне тоймагач, чит җиргә чыгып китә һәм анда танылу ала. Үз җиреңдә син күпме генә иҗат итсәң дә, сине күрүләре икеле. Фильм менә шул хакта", - диде Фәнис Камал.

"Һәркемнең үз юлы" Татарстанның Кукмара районында төшерелгән. "Әлеге фильм фикер йөртә белә торган, фәлсәфи карашы булган кеше өчен", - дип билгеләп үтте режиссер.

Фәнис Камал узган ел да Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иде. Фестивальгә тәкъдим ителгән "Җәза" фильмын режиссер үзе татар киносы тарихындагы беренче психологик криминаль драма дип атый. Аның рус теле варианты да эшләнелгән. Фәнис Камал сүзләренчә, "Җәза"ны тиздән татарлар күпләп яши торган Россия төбәкләрендә карап булачак, аны прокатка чыгарырга ниятлиләр. Татар телендәге вариантын исә "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан күрсәтү турында сөйләшүләр алып барыла, диде режиссер.

Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре буенча төшерелгән әлеге кинотасма - татар телендә, ул русча субтитрлар белән эшләнгән. Экраннардан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистларын, язучы Фәнзамал Баттал (1939-2015) һәм язучы, журналист Заһид Мәхмүди, җырчы Булат Җиһаншин уйнавын тамаша кылырга мөмкин.

(Фотоларда "Җәза" фильмыннан кадрлар сурәтләнгән).

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев