Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәк буынга ни калдырабыз?

Соңгы елларда районыбызда һәр тармакта үзгәрешләр сизелә. Бигрәк тә поселоктагы төзекләндерү эшләре халыкта зур сөенеч тудыра. Җиңү паркы янында Нурминкә елгасы буенда быел төзелгән корылмалар, ял итү өчен шартлар олысына да, кечесенә дә бик ошады. Үзәк стадион яңартылды, урамнарга утыргычлар урнаштырылды. Атлас Булатов исемендәге ял һәм мәдәният паркы да танымаслык...

Соңгы елларда районыбызда һәр тармакта үзгәрешләр сизелә. Бигрәк тә поселоктагы төзекләндерү эшләре халыкта зур сөенеч тудыра. Җиңү паркы янында Нурминкә елгасы буенда быел төзелгән корылмалар, ял итү өчен шартлар олысына да, кечесенә дә бик ошады. Үзәк стадион яңартылды, урамнарга утыргычлар урнаштырылды. Атлас Булатов исемендәге ял һәм мәдәният паркы да танымаслык булып үзгәрде. Элеккеге мех фабрикасы артындагы мәйданда да күләмле эшләр башкарылган. Күпкатлы йортлар янында бик күп ташландык корылмалар бар иде, алар әкренләп алына, урыннары чистартыла. Шактый күләмдә канализация торбалары алыштырылган. Болар барысы да район, поселок җитәкчелегенең эшне югары дәрәҗәдә оештыруы белән бәйле.

Поселогыбыз урман полосалары белән әйләндереп алынган. Аларның көньяк өлеше ярыйсы гына чиста тотыла. Ә менә төньяк өлешендә - Пенәгәр басулары белән чиктәш булган урман буйларында нәрсә генә юк! Буйдан буйга учак калдыклары, эчемлек шешәләре, тәмәке төпчекләре һәм башка чүп-чар тезелеп ята. Югыйсә, җәй коры килү сәбәпле, урманнарда учак ягу тыелган иде. Ярый әле ут-күз чыкмады. Янгын булса, урманга терәлеп утырган йортларга да зур зыян килергә мөмкин иде бит.

Бу язма авторына Марий Эл, Чуваш, Удмурт республикаларында булырга туры килде. Андагы урманнарга чүп-чарны салу өчен контейнерлар урнаштырылган. Кукмара урманчыларына да алардан үрнәк алырга кирәктер.

Кукмараның тау чаңгысы трассасы да әле төзекләндерү эшләре таләп итә. Президент ярдәмчесе Наталия Фишман кебек белгечләр булышлыгы белән аны туристларны җәлеп итәрлек ял зонасына әверелдерергә мөмкин.

Әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, төзекләндерү, табигатьне саклап тоту ул үзебез өчен дә, бездән соң киләсе буын өчен дә бик мөһим. Борынгы Рим императоры Сулла: "Бездән соң дөньяны су басса да ярый", - дигән. Без шул ялгыш фикергә каршы булып яшик.

Марат ФӘЙЗРАХМАНОВ, тарих фәннәре кандидаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев