Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова: Гомеремдә болай дулкынланганым юк иде!

Эстраданың үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда йомшак җиһазлар, ягъни диваннар сату кибетенең тантаналы ачылышы булды. Сату ноктасын ачу идеясе Чиләбедә диваннар белән сәүдә итүче эшмәкәрдә кунакта чакта барлыкка килгән икән. Җырчы әйтүенчә, бу диваннар Казанда бары Илсөя кибетендә генә бар. - Гомеремдә дә болай дулкынланганым юк иде. Бүген - тормышымның...

Эстраданың үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда йомшак җиһазлар, ягъни диваннар сату кибетенең тантаналы ачылышы булды. Сату ноктасын ачу идеясе Чиләбедә диваннар белән сәүдә итүче эшмәкәрдә кунакта чакта барлыкка килгән икән. Җырчы әйтүенчә, бу диваннар Казанда бары Илсөя кибетендә генә бар.

- Гомеремдә дә болай дулкынланганым юк иде. Бүген - тормышымның кульминацион ноктасы! Кичә Уфадан концерттан кайтып төштем. Бүген кибет ябылганчы, кичкә кадәр биредә булам. Аннан соң Мәскәүдә узачак зур концертка кузгалам, - дип белдерде җырчы. Илсөя кибет ачылышына ныклап әзерләнгән: сәүдә урынын бәйрәмчә бизәгән, сый-хөрмәт белән табын корган. Яраткан тамашачысы да күчтәнәчләрен күтәреп Илсөя белән күрешергә килгән. Җырчы һәркемне ачык йөз белән каршы алып, чәй белән сыйлады. Килгән кунакларын җыр башкарып сөендерде.

Тантаналы ачылыш рәсми рухта түгел, җылы мохиттә узды. Биредә һәр теләгән кеше Илсөягә теләкләрен җиткерде. "Мин башта "Бора"ның ни аңлатканын аңламадым. Озак кына уйлагач, БОРА - Бәдретдинова, отлично работать, амин! дигән сүзләр барлыкка килде", - дип белдерде Илсөянең кунагы. Җырчының якын дусты, яшь җырчы Римма Никитина һинд телендә җыр башкарды.
Илсөя кибеттәге һәр диванның дизайнын үзе уйлаган. Моңа аптырыйсы юк, чөнки җырчы белеме буенча - дизайнер. Бу эшне ул яратып, бик нык уйлап, җиренә җиткереп башкара. Чыннан да, диваннар бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенчәлекле. 1 октябрьдән эшли башлаган "Бора"ның 4 диваны сатылган инде. Ачылыш вакытында да диваннар белән кызыксынучылар күп булды. Уңышлар юлдаш булсын, Илсөя! Хәерле сәгатьтә!

Эльвира ШАКИРОВА, автор фотолары

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев