Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без Сезне онытмабыз, Вәсилә апа!

7 гыйнвар көнне рәхимсез авыру Пычак авылында яшәгән яраткан һәм олы хөрмәткә лаек булган укытучыбыз Галимуллина Вәсилә Габделхалик кызын арабыздан мәңгелеккә алып китте. Вәсилә апа гомере буе Пычак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытып, бик күп укучыларны олы тормыш юлына чыгарды. Безнең өчен сыйныф җитәкчебез генә түгел, сердәшче-киңәшчебез,...

7 гыйнвар көнне рәхимсез авыру Пычак авылында яшәгән яраткан һәм олы хөрмәткә лаек булган укытучыбыз Галимуллина Вәсилә Габделхалик кызын арабыздан мәңгелеккә алып китте.

Вәсилә апа гомере буе Пычак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытып, бик күп укучыларны олы тормыш юлына чыгарды. Безнең өчен сыйныф җитәкчебез генә түгел, сердәшче-киңәшчебез, икенче әниебез дә иде ул. Укытучыбызның мөлаем йөзе, аның һәр дәрес темасын тәфсилләп аңлатуы бүгенгедәй күз алдында тора. Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралышкач та, һәрберебезнең язмышы белән кызыксынырга вакыт таба, уңышларыбыз өчен сөенә, борчуларыбыз булса, безнең белән бергә көенә иде Вәсилә апабыз. Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 15 ел тула. Февраль аенда барлык сыйныфташлар җыелып, укытучыбызны да чакырып, очрашу уздырырбыз, дип планлаштырган идек. Кызганыч, тормыш гел без дигәнчә генә бармый шул ул...

Сабыр, итагатьле укытучыбызны соңгы юлга озату барыбыз өчен дә бик авыр булды. Тормыш иптәше Роберт абыйга ныклы терәк, балалары Илназ, Нияз, Әдиләгә, кияү-киленнәренә газиз әни, оныкларына яраткан әби булып, аларның уңышларына сөенеп яшисе дә яшисе иде бит әле! Вәсилә апаның барлык газиз кешеләре, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашыбыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, Вәсилә апа. Без Сезне онытмабыз!

Пычак урта мәктәбенең 2001 елгы чыгарылыш укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев