Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без булачак солдатлар әзерлибез, ди “Яшь патриот” берләшмәсе җитәкчесе Айрат Шакиров (+Фотолар)

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә хәзер аеруча зур игътибар бирелә. Кайсы гына белем йортын алып карасак та, аларда хәрби юнәлештәге берләшмәләр уңышлы гына эшләп килә, кадет сыйныфларының саны да елдан-ел арта. -Без булачак солдатларны һәм үз илебезнең патриотларын мәктәп бусагасыннан ук әзерлибез, - ди Кукмара 4нче мәктәбенең "Яшь патриот" хәрби-патриотик...

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә хәзер аеруча зур игътибар бирелә. Кайсы гына белем йортын алып карасак та, аларда хәрби юнәлештәге берләшмәләр уңышлы гына эшләп килә, кадет сыйныфларының саны да елдан-ел арта.

-Без булачак солдатларны һәм үз илебезнең патриотларын мәктәп бусагасыннан ук әзерлибез, - ди Кукмара 4нче мәктәбенең "Яшь патриот" хәрби-патриотик берләшмәсе җитәкчесе Айрат Шакиров. - Тормыш иминлеге нигезе дәресләрендә, түгәрәкләрдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, сафта йөрү, ату, тактик, физик хәзерлекләргә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә алып барыла. Күп кенә конкурс-бәйгеләрдә катнашабыз, горурланып сөйләрлек нәтиҗәләребез дә бар.

Айрат Шакировны чын мәгънәсендә хәрби булып туган, диярсең. Кечкенәдән сугыш турындагы кинофильмнарны яратып карый, халкыбызның батырлыклары турындагы әдәби китаплар укый, мәктәптә Ватан геройлары, яу кырында булган каһарман язучылар белән очрашып, алар үрнәгендә тәрбияләнеп, үз иленең чын патриоты булып үсә ул. Балачак хыялы мәктәп тәмамлаган егетне Бакудагы югары хәрби команда училищесына алып килә. Уку белән беррәттән, хәрби хезмәт тә уза, Әзербайҗан республикасында барган милләтара чуалышларны туктатуда катнаша. Әмма туган ягына кайтканнан соң, Айрат үзенең киләчәк тормышын мәктәп белән бәйләргә була һәм... ялгышмый.

-Балалар белән эшләп күңелемә рәхәтлек алам, - ди ул. - "Яшь патриот" берләшмәсенә дә тырыш, авырлыклардан курыкмый торган, иҗади укучылар йөри. Дәресләрдән соң икешәр-өчәр сәгать дәвамында шөгыльләнүләр бер дә җиңел түгел, билгеле. Тик егет-кызларның берсеннән дә зарлану сүзе ишеткәнем юк. Киресенчә, ел саен диярлек мәктәпне тәмамлаган егетләребезнең күбесе укырга кергәндә хәрби юнәлешне сайлыйлар. Бүгенге көндә Казандагы танк, Санкт-Петербургтагы Михайловск артиллерия училищеларында, Мәскәү, Ставропольдәге хәрби уку йортларында белем алучы укучыларыбыз бар. Алар белән элемтәләрне өзмичә, даими аралашып торабыз. Шулай ук сугыш ветераннары, әфганчылар белән очрашып сөйләшүләрнең дә яшь буынны тәрбияләүдә өлеше зур.

10 сыйныф укучысы Инсаф Нуриев "Яшь патриот" берләшмәсендә инде бишенче елын шөгыльләнә. Шулай ук ул "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы вәкиле дә.

-Әлеге берләшмәләр икесе бербөтен. Алар безне тормышка әзерлиләр, -ди Инсаф. - Физик яктан нык булу бүгенге көндә аеруча кирәк. Узган елның октябрендә Яр Чаллыда узган бәйгедә катнашкан идек. Анда да үзебезнең яхшы хәзерлекле булуыбызны күрсәтә алдык. Марш-бросок, тигез сафларда йөрү, иҗади конкурслар - барысын да тиешле дәрәҗәдә башкардык. Монда, әлбәттә, укытучыбызның өлеше зур. Киләчәктә хәрби булырга телим. Мәктәптә беренчел хәзерлекне узып, чыныгу алган булуым алдагы тормышымда ярдәм итәр дип ышанам.

-"Яшь патриот" берләшмәсенә бик теләп йөрим. Без анда бер-беребезгә карата игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәнәбез. Төрле конкурсларда катнашып, бик күп яңа дуслар табабыз, - ди 7 сыйныф укучысы Адилә Әшрәпова. - Мин хәзер автоматны 35 секундта сүтеп-җыя алам. Шулай ук спортны үз итүем дә уңышларга ирешүдә ярдәм итә. Баскетбол, волейбол, футбол уйнарга яратам. Минем иң зур хыялым - хәрби юнәлештәге уку йортында белем алу. Җитәкчебез Айрат абый бик әйбәт. Ул безне ярышларга бар тырышлыгын куеп әзерли, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтә. Бик матур җырлый да әле ул. Буш вакытыбыз булганда барыбыз бергә җыйналып, түгәрәкләнеп утырып, укытучыбызның гитарада уйнавын тыңлыйбыз, аңа кушылып җырлыйбыз да.

Резидә БИКМӨХӘММӘТОВА, район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек җитәкчесе:

-Районыбызда тугыз хәрби-патриотик берләшмә бар. Кукмара гимназиясенең аеруча актив эшчәнлек алып баручы "Яшь коткаручылар", Чарлы мәктәбенең "Витязи", Кукмара өченче мәктәбенең "Сокол" берләшмәләре белән беррәттән, "Яшь патриотлар" да мактау сүзләренә лаек. Аның җитәкчесе Айрат Шакиров, хәрбиләргә хас булганча, кырыс та, таләпчән дә. Берләшмәсендәге укучыларга да ялкауланырга урын калдырмый ул. Алар район күләмендә оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар, республика, зона ярышларына барырга да өлгерәләр, эзләнү-тикшеренү конференцияләрен дә читләп үтмиләр. Үз һөнәренә бирелгән Айрат Шакиров күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Айрат Шакиров моннан берничә ел элек "Кавказда хезмәт өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән иде. Район хәрби комиссары Равил Гафиев аңа шушы көннәрдә "Кавказда хезмәт өчен" дигән медаль тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев