Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала белән пляжда ял итү куркынычмы? (Фәридә Әхмәтшина фикере)

Җәйге кызу көннәрдә су буенда пляжда гына ял итәсе килә. Әмма кечкенә балалары булган ата-аналарга пляжга барганчы берникадәр әзерләнергә кирәк, чөнки өлкәннәр пляжда ял итсә, балалар анда уйный, йөгерә, яңа урынны танып белергә омтыла. Шуңа да баланы төрле хәвеф-хәтәрдән саклау чараларын белү мөһим. 1. Ком. Комда яланаяк йөрү бик файдалы!...

Җәйге кызу көннәрдә су буенда пляжда гына ял итәсе килә. Әмма кечкенә балалары булган ата-аналарга пляжга барганчы берникадәр әзерләнергә кирәк, чөнки өлкәннәр пляжда ял итсә, балалар анда уйный, йөгерә, яңа урынны танып белергә омтыла. Шуңа да баланы төрле хәвеф-хәтәрдән саклау чараларын белү мөһим.


1. Ком. Комда яланаяк йөрү бик файдалы! Бу хәтта яссы табанлылыкка каршы да менә дигән чара. Икенче яктан, бу - табандагы биоактив нокталарга массаж, ягъни организмны сәламәтләндерү булып санала. Комда теләсә нинди уеннар уйнарга мөмкин, бала комга егылса да куркыныч түгел. Ә менә чуер ташлы пляжда балалар белән ял итү куркынычрак.


Моны истә тоту мөһим: 1. Балагызны ком атып уйнамаска кисәтеп куегыз. 2. Ял итү урынын игътибар белән сайлагыз: анда пыяла ватыклары, чүп-чар булырга тиеш түгел. Бу урында шулай ук хайваннарның йөрмәвенә инанырга онытмагыз. 3. Баланың бит-кулларын сөртеп, юып торыгыз.


2. Су. Балагыз инде йөзәргә өйрәнгән икән, бу зур сөенеч, чөнки суда йөзү сәламәтлек өчен файдалы. Әгәр бала судан курыкса, аягын юып алырга, судагы ташларны карарга тәкъдим итегез; комда рәсем ясап, дулкыннар юдырганын көтегез; үзегез белән балык тоту өчен балалар уенчыгы алып барыгыз.


Су - зур куркыныч тудыра торган урын. Бала һәрвакыт сезнең күзәтү астында булырга тиеш. Елга, диңгез суын эчәргә рөхсәт итмәгез, аның зыянлы булуын аңлатыгыз. Бала суга керергә теләгән очракта, аңа йөзә торган боҗра кидертегез. Баланы суда озак тотмагыз, су коенуны кояш астында кипшенү белән бертигез аралаштырырга тырышыгыз.


3. Кояш. Ультрафиолет нурланышының файдасы да, зыяны да бар. Кояшта җиңелчә генә кызыну бала организмы өчен мөһим булган D витаминын эшкәртергә ярдәм итә. Әмма кояш нурлары аркасында кояш суккан яисә тән пешкән очраклар да була. Мондый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен пляжга көндезге сәгать 12гә кадәр һәм кичке 5тән соң барырга тырышыгыз. Бу сәгатьләрдә кояшның активлыгы кими. Үзегез белән кояштан саклаучы балалар өчен махсус крем алыгыз.


Әлеге кремнар, гадәттә, өч төрле була: SPF20 (югары дәрәҗәдә кояштан саклый), SPF30 (бик югары дәрәҗәдә саклый) һәм SPF50 (максималь дәрәҗәдә саклый). Ике төрле крем алырга киңәш ителә: беренче көнне SPF50 кремын сөртергә кирәк, ә инде баланың тәне кызаргач, SPF20 яки SPF30 кремнарын кулланырга мөмкин. Баланың ирененә кояштан саклый торган бальзам алыгыз.


Судан чыккач, баланы сөлге белән яхшылап сөртегез. Тәнендә су тамчылары калса, кояш нурлары хәрәкәте көчәя. Аннан соң янә крем сылагыз. Кояш астында кызыну вакытын әкренләп арттыра барыгыз. Әйтик, беренче тапкыр балага 15 минуттан да артык кызынырга ярамый. Балага баш киеме кидертегез. Аннан башка кояш астында яту куркыныч. Беренче көннәрдә баланы тулысынча чишендереп бетермәскә киңәш ителә, кояш аны үтәкүренмәле кием аркылы да "күрә". Ә инде кызынганнан соң, кояштан соң дип язылган махсус крем (молочко) сөртегез. Аның составында гамамелис сыгынтысы (экстракт), бисаболол һәм D-пантенол бар. Ул баланың тәнен йомшартып тынычландырачак.


Бала белән пляжда ял итү күңелле бәйрәм кебек истә калырга тиеш! Әмма моның өчен баланың кәефен күзәтегез, аның иминлеген кайгыртыгыз. Бала тиешенчә су эчәргә, артык кызынмаска һәм яхшы кәефтә булырга тиеш! Җәйләрегез күңелле үтсен!

Эстраданың популяр җырчысы, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты, 15 яшьлек Самат, 10 яшьлек Фәрхәд исемле уллар һәм 2 яшьлек Әлфия исемле кыз үстерүче Фәридә Әхмәтшина фикере:


- Мин үзем табигатем буенча ак тәнле. Фәрхәд тә миңа ошаган: ак тәнле. Шуңа күрә безгә кояшта озак кызынырга ярамый. Тәнне SPF50 кремы белән саклыйбыз. Олы улым Самат белән кызым Әлфия су коенырга бик яраталар, судан чыгарып булмый. Аларның тәне бөтенләй башка төрле, кояш тиз ала. Әмма коенганда да, кызынганда да сак булырга кирәк. Артык мавыкмаска һәм кояштан саклый торган махсус кремнар сөртергә кирәк. Җәй - гаилә белән ял итү вакыты. Су коену урыннарын һәм пляжларны игътибар белән сайларга кирәк!


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев