Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән
Ир-ат белән хатын-кыз тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан. Татарстанда юл-транспорт һәлакәте фаҗигале тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Фаҗига Казан-Чистай трассасында Имәнкискә авылы янында булган. Трасса буенча хәрәкәт итә торган «Фольскваген» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир-ат тизлеген арттырган һәм ике...
Ир-ат белән хатын-кыз тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан.
Татарстанда юл-транспорт һәлакәте фаҗигале тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.
Фаҗига Казан-Чистай трассасында Имәнкискә авылы янында булган. Трасса буенча хәрәкәт итә торган «Фольскваген» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир-ат тизлеген арттырган һәм ике җәяүлене - 55 яшьлек ир-ат белән 57 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Алар рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыккан, киемнәрендә ут кайтара торган билгеләр булмаган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүлеләр шунда ук үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев