Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе юлларны карап тоту, юл һәлакәтләренең торышы, укучыларны мәктәпләргә йөртүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

Көн тәртибенә юллардагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны районның Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин алып барды.

Көн тәртибенә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр куелган иде. Район ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Сергей Егоров район юлларында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре, балаларның имгәнүләрен булдырмау, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Агымдагы елның 7 аенда район территориясендә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлде, аларда бер кеше һәлак булды, 15 кеше төрле тән җәрәхәте алды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда аварияләр саны - 23,5 процентка (17), һәлак булучылар саны - 50 процентка (2), имгәнүчеләр саны 16,7 процентка (18) кимрәк. Районда 18 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бер бала зыян күрде», - диде Сергей Егоров.

Шулай ук утырышта ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре кую, укучыларны белем бирү учреждениеләренә автобусларда йөртүне оештыру мәсьәләләре, 2023 елга юл эшләре программасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр каралды.

Моннан тыш, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары тикшерелде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6