"Җәяүле юлы" акциясе барышында Кукмарада 46 шофер штрафка тартылган
Республикада "Җәяүле юлы" акциясе узды. Аның барышында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен - 46, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 26 шофер штрафка тартылды. Шулай ук тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен - 19, караңгыда яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган 4 җәяүлегә беркетмәләр төзелде. Кагыйдәләрне санга...
Республикада "Җәяүле юлы" акциясе узды. Аның барышында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен - 46, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 26 шофер штрафка тартылды. Шулай ук тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен - 19, караңгыда яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган 4 җәяүлегә беркетмәләр төзелде. Кагыйдәләрне санга сукмаган 17 укучыга "Тукта. Синең тормышыңа куркыныч яный" дигән кисәтү карточкалары тутырылды, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев