Кукмараның "Кояшкай" балалар бакчасында "Велосипедчылар" дигән спорт бәйрәме узды.
Чарада ЮХИДИнең "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлекчәсе хезмәткәре Елена Яковлева да катнашты. Балалар мультфильм геройлары "Маша" һәм "Аю" белән бергәләп велосипедта фигуралы йөрделәр, автошәһәрчектә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Спорт бәйрәме күңелле узды.





«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев