Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада юл фаҗигасендә өч кешенең гомере өзелгән

(Кукмара, 8 сентябрь, "Хезмәт даны"). Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 аенда районда 22 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 29ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, фаҗигаләр саны кимегән (2015тә - 27), әмма һәлак булучылар саны арткан...

(Кукмара, 8 сентябрь, "Хезмәт даны"). Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 аенда районда 22 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 29ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, фаҗигаләр саны кимегән (2015тә - 27), әмма һәлак булучылар саны арткан (2015тә - 1).

Бәхетсезлек очракларына китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау (6 очрак), урам чатларын узганда кагыйдәләрне бозу (5 очрак), юлның каршы як полосасына чыгу (3 очрак), җәяүлеләргә юл бирмәү (1 очрак) тора. Җәяүлеләр гаебе белән 4 һәлакәт теркәлгән.

Әлеге чорда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утрыган һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан 128 шофер тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев