Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланган

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

31 октябрьдә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Нократ Аланы автомобиль юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы ачыкланды. Алар арасында 3се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — ОСАГО иминият полисына язылмаган килеш хәрәкәт итү, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт белән идарә итү, 1се — баланы махсус тотып торучы җайланмасыз йөртү, 1се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 1се — төп юл буйлап хәрәкәт итүче автомобильгә юл бирмәү.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев