Кукмарада транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла
Шуңа күрә район халкыннан маршрутны алдан планлаштырып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре һәм әлеге участокта аеруча игътибарлы булулары сорала.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Кукмара шәһәр Башкарма комитеты, төзекләндерү эшләре үткәрелү сәбәпле, 2026 елның 7 июленнән 30 августына кадәр Ленин урамының Чернышевский урамы белән кисешкән урыннан алып, Муса Җәлил урамы белән кисешкән урынга кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте ябылуы турында хәбәр итә.
Шулай ук бу чорда «Ратмир» сәүдә үзәге каршындагы светофор да сүтеләчәк.
Шуңа күрә район халкыннан маршрутны алдан планлаштырып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре һәм әлеге участокта аеруча игътибарлы булулары сорала.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев