Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган.

9 ноябрь көнне 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистраль урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы теркәлде. Алар арасында җәяүлеләрнең юл хәрәкәте, машинада балаларны йөртү, светофордан узу кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү, транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт ителүен раслаучы диагностик картаның тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булуы ачыкланган.

Моннан тыш, исереклеге билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына урнаштырылган.

фото: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев