Кукмарада «Тоннель»операциясе узды.
14 февральдә 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистраль урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Алар арасында җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу — 7, куркынычсызлык каешын кулланмау — 4, укылмый торган дәүләт номерлары белән, диагностика картасыннан, ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү берешәр очрак.
Район дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев