Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыклана

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 17 очрагы теркәлә.

19 июнь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Гагарин урамындагы 4А йорты янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 17 очрагы теркәлде. Алар арасында: 7се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 3се — штраф түләмәү, 2се — балаларны махсус утырту җайланмасыннан башка йөртү, 2се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган, 1се — машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев