Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Көн тәртибенә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр куелган иде.

Кукмарада «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе начальнигы Наил Агишев катнашында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин алып барды.

Көн тәртибенә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр куелган иде. Азат Гарифуллин комиссиянең үткән елгы эше буенча хисап тотып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук утырышта балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау, муниципаль берәмлекләр территорияләрендә автомобиль юлларын саклау, кышкы чорда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту һәм башка мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары тикшерелде. Алар ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре, видеокамералар кую турында иде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk