Кукмарада «Иминлек каешы» оператив-кисәтү чаралары бара
Узган ел район территориясендә иминлек каешы кую белән бәйле 3027 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.
21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Кукмара районында да «Иминлек каешы» дип исемләнгән оператив-кисәтү чаралары үтә. Аның максаты — юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешын куллану буенча хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә иминлек каешы белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткән вакытта шофер үзе дә, аның пассажирлары да иминлек каешын эләктергән булырга тиеш.
Кагыйдәләрне бозып, иминлек каешы куймыйча йөрүчеләргә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре беркетмә төзи, ә менә юлларда фотовидеотеркәү җайланмасы автомат рәвештә ачыклый.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшерүләреннән билгеле булганча, иминлек каешын эләктерү юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан очракта шофер һәм алдагы утыргычтагы пассажирның һәлак булу яисә төрле тән җәрәхәтләре алу ихтималын — 50, автомобильнең арттагы утыргычында булган кешеләрнекен 25 процентка киметә. Ә менә транспорт чарасы әйләнгән вакытта иминлек каешы эләктергән кешенең исән калу ихтималы 5 тапкырга артыграк була.
Узган ел район территориясендә иминлек каешы кую белән бәйле 3027 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.
Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне юлларда сак һәм игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз.
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев