Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада бүген өч юл фаҗигасе булган, зыян күрүче бар

Бүген иртән йокыдан торуга бар җиһанның аклыкка төренүе күңелләрне сафландырса да, юллардагы транспорт хәрәкәтен катлауландырды. Чөнки күпчелек шоферлар кары-бозлы юлга әле әзер түгел, автомобильләренең көпчәкләрен дә алыштырырга өлгермәгәннәр иде. -Бүген поселокта өч юл фаҗигасе булды, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Иртәнге якта Магистральный урамында ике чит ил автомобиле...

Бүген иртән йокыдан торуга бар җиһанның аклыкка төренүе күңелләрне сафландырса да, юллардагы транспорт хәрәкәтен катлауландырды. Чөнки күпчелек шоферлар кары-бозлы юлга әле әзер түгел, автомобильләренең көпчәкләрен дә алыштырырга өлгермәгәннәр иде.

-Бүген поселокта өч юл фаҗигасе булды, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Иртәнге якта Магистральный урамында ике чит ил автомобиле бәрелешә. "Матиз" автомобиле шоферы руль белән идарә итүен югалта һәм юлның каршы як плосасына шуып чыгып "Форд" ка бәрелә. Нәтиҗәдә "Форд" автомобиленең пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Төштән соң поселокның Степан Разин һәм Производственный урамнарында да юл һәлакәтләре теркәлде. Аларда зыян күрүчеләр юк.

ЮХИДИ инспекторлары шоферларга автомобильләренең җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштыруларын, ашыкмыйча хәрәкәт итүләрен, һава шартлары начар булган очракта юлның каршы як полосаларына чыгудан тыелырга кирәклеген киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев