Кукмарада “Автоурындык” дигән акция үтте (+Фотолар)
Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында "Автоурындык" дигән акция уздырылды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Әлеге чараның максаты: ул-кызларын бакчага алып килгәндә автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларны ачыклау иде. Барлык әти-әниләргә дә "Юлларда - иминлек. Балаларга автоурындык" һәм "Игътибар - фликер" дигән белешмәләр таратылды. "Светофор" дигән бәйгедә...
Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында "Автоурындык" дигән акция уздырылды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Әлеге чараның максаты: ул-кызларын бакчага алып килгәндә автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларны ачыклау иде. Барлык әти-әниләргә дә "Юлларда - иминлек. Балаларга автоурындык" һәм "Игътибар - фликер" дигән белешмәләр таратылды. "Светофор" дигән бәйгедә җиңү яулаган Андреевлар гаиләсенә грамота һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев