Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы ачыкланган.

19 февральдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының «Кукмара-Нократ Аланы» автомобиль юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (10 очрак), куркынычсызлык каешын кулланмау (4 очрак), җәяүленең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы, штрафны вакытында түләмәү, төзексез хәлдәге транспорт чарасы белән идарә итү, диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү (1әр очрак).

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган. 

Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев