Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы теркәлә.
28 август көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының Киров — Малмыж — Нократ Аланы автомобиль юлының 303нче чакрым+800 метрында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 10 очрагы теркәлде. Алар арасында: 6сы — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган, 1се — техник карау узмаган транспорт белән идарә итү, 1се — балаларны махсус утырту җайланмасыннан башка йөртү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
- Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев