Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы теркәлгән

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

17 апрель көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 57нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 21 очрагы теркәлде. Алар арасында: 8е — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 4се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 3се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш транспорт  йөртү, 3се — штрафларны вакытында түләмәү, 1се — техник карау узмаган транспорт белән идарә итү, 1се — транспорт чарасы белән идарәне исерек хәлдәге затка тапшыру.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев