Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлгән
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
10 июль көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 58нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 16 очрагы теркәлде. Алар арасында: 7се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 2се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш, 1се — транспортка документларсыз, 1се — техник яктан төзек булмаган транспорт белән идарә итү, 1се — шоферның ОСАГО иминият полисына язылмаган булуы 1се — машинаны йөрткәндә телефоннан сөйләшү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. 2 транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев