Җәяүледә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый.
Кукмара районында ир-ат төнлә белән кинәт кенә автомобиль юлына йөгереп чыга һәм машина тәгәрмәче астына эләгеп һәлак була. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

5 сентябрьдә 21.15 сәгатьтә Кукмара районы территориясендәге Шәмәрдән бистәсен урап узучы автомобиль юлында 21 яшьлек шофер «ВАЗ-21103» автомобилендә җәяүлене бәрдерә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 59 яшьлек ир кеше, машина туктату өчен, кинәт кенә автомобиль юлына йөгереп чыга. Җәяүледә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый.

Автомобильгә бәрелгән ир-атның гомере алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килгәнче үк урында өзелә.
Фото: район ЮХИДИ бүлегеннән
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев