Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара аграр көллияте студентлары «Автосессия» конкурсында беренчелек өчен көч сынашты

Студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшырды, махсус мәйданчыкта машина йөртү күнекмәләрен, табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Кукмара аграр көллиятендә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия — 2025» район конкурсы узды.

«„Автосессия“ конкурсында 12 студент-автомобильче катнашты. Студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшырды, махсус мәйданчыкта машина йөртү күнекмәләрен, табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен күрсәттеләр», — дип сөйләде район «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе җитәкчесе Елена Яковлева.

Конкурс йомгаклары буенча Илнур Басыйров — беренче, Юныс Әхмәдиев — икенче, Руслан Гыйльмуллин өченче урын яулады.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан» номинациясендә — Андрей Федотов, «Автомобильне фигуралы йөртү» номинациясендә — Артем Николаев, «Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү» номинациясендә Адель Минһаҗев җиңүче булды.

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев