Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Хәрби тәҗрибәсе булган яңа контрактникларга Татарстан ДОСААФы өстәмә 105 мең сум түли

Акциядә катнашу өчен мәҗбүри шарт - хәрби тәҗрибә һәм элек төзелгән контракт булу.

Татарстанда «Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте» төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрби хезмәткәрләргә өстәмә рәвештә 105 мең сум акча түләячәк. Акциядә катнашу өчен мәҗбүри шарт — хәрби тәҗрибә һәм элек төзелгән контракт булу,  дип «Татар-информ» хәбәр итә.

Өстәмә түләүне Татарстанда быелның 18 августына кадәр контракт төзегән очракта алырга мөмкин. Урыннар саны чикләнгән, барлыгы 140 кеше җыю планлаштырыла. Акциядә катнашучы Саклану министрлыгыннан 195 мең сум һәм Татарстан ДОСААФыннан 105 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.

«Хәзерге вакытта машина йөртүче-механик, фельдшер, санитар, пилотсыз аппаратлар операторы белгечлекләре буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар кирәк», — дип хәбәр итте Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков.

Шартлар яки кирәкле документлар турында тулырак мәгълүматны 117нче кайнар линиясе аша, http://heroes-tatarstan. ru сайтында алырга мөмкин яки якындагы хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/xarbi-taribase-bulgan-yana-kontraktniklarga-tatarstan-dosaafy-ostama-105-men-sum-tuli-5874772

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk