Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол турниры бара

Турнирны үткәрү күркәм традициягә әверелде һәм ул бишенче тапкыр уздырыла.

Бүген Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда район башлыгы Кубогына футбол турниры бара. Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Саба, Теләче районнарыннан һәм Казаннан 20 команда катнаша. Ярышлар бишенче ел рәттән уза.

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол турниры бара

Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. 

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол турниры бара

«Узган атнада бу стадионда Ринат Мөхәммәтшин Кубогына ярышлар узды. Без кунакларны кабул итәргә һәрвакыт шат. Бүген бездә күрше-тирә районнардан да спортчылар уйный. Барыгызга да яхшы уен телим! Бу турнир күркәм традициягә әйләнсен!»- дип сәламләде турнирда катнашучыларны район башлыгы. 

Уен бүген көне буе барачак. Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез.

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев