Кукмарада баскетбол буенча ачык турнир узды
Кукмара, Мамадыш, Кизнер якларыннан килгән командалар катнашындагы уеннар бик кызу һәм киеренке барды.
Узган ялларда «Барс Арена» спорт комплексы уенчылар һәм жанатарлар тавышыннан гөрләп торды. Биредә Олыяз жирлегенең «Урал»авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы призларына баскетбол буенча ачык турнир узды.
Кукмара, Мамадыш, Кизнер якларыннан килгән командалар катнашындагы уеннар бик кызу һәм киеренке барды. Җанатарлар да кимен куймады, залда җылы дуслык мөхите хөкем сөрде.
Оештыручылар арасында районыбызның спорт ветераны Артур Зәкиев та бар иде, ул уеннарның һәр мизгелен фотога төшерергә тырышты.
Нәтиҗәләргә килгәндә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчелекне Кизнер командасы яуласа, икенче һәм өченче урыннарны Кукмара һәм Мамадыш командалары бүлеште.
Җиңүчеләр «Урал» кооперативы һәм «Сириус» баскетбол клубы җитәкчесе Альмир Төхвәтуллин тарафыннан әзерләнгән акчалата призлар һәм Кубокларга ия булды.
фото: Артур Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев