Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Сорау-җавап

Кукмараның яңа татар зираты янында тукталыш кирәк

Дәүләт автоинспекциясе таләпләре буенча, тукталыш урыны юлдан берникадәр эчкәрәк кереп торырга тиеш.

Күңел ташып чыккан вакытларда Кукмараның яңа татар зиратында еш булырга туры килә. Әмма анда барып җиткәндә автобустан төшеп калу ягы уңайсыз. Шоферларны да аңларга була. Алар: «Бу урында автобус тукталышы да, туктау билгесе дә куелмаган бит», — диләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге бу уңайдан җавап бирә алмасмы? 
Мансур, Манзарас авылы

Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитеты белгече Ринат Хәйруллиннан түбәндәге җавапны алдык: 

— Чыннан да, яңа татар зираты капкасы турысында автобус тукталышы кирәклеге бәхәссез. Көздән бу тирәгә балчык китереп бушатылды, ул урын тигезләнде. Дәүләт автоинспекциясе таләпләре буенча, тукталыш урыны юлдан берникадәр эчкәрәк кереп торырга тиеш. Шуңа күрә бу мәйданчыкны тиешенчә эшләп бетерү, балчыгы бер кат урнашып, тыгызланганнан соң аңа таш җәю, тукталыш будкасын алып килеп урнаштыру, тукталыш билгесен кую киләсе елның яз айларында башкарылачак.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев