Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадагы 1674 нче сайлау участогына сайлаучылар ат белән килде

«Машинага утырып кем дә килә ала ул, без менә атка атланып килергә уйладык әле», — дип аңлатты бу гамәлен Илгиз Зарипов.

Зур Кукмарадагы 1674 нче сайлау участогында төш турысында аеруча зур җанлылык булып алды. Чөнки ике сайлаучы, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевның әнисе, 62 яшьлек Гөлфия ханым һәм «Баламышкин» гармунчылар ансамбле җитәкчесе 63 яшьлек Илгиз Зариповлар атка утырып сайлау участогына килделәр. 

«Машинага утырып кем дә килә ала ул, без менә атка атланып килергә уйладык әле», — дип аңлатты бу гамәлен Илгиз Зарипов.

Зур Кукмарадагы 1624 нче сайлау участогына сайлайчылар ат белән килде

Әлеге сайлау участогына барлыгы 1100 сайлаучы теркәлгән. Сәгать көндезге унберләргә шуларның 200ләбе килгән иде инде. Халык көн матур, бәрәңге алыр чак дип тормый, сайлауда катнашып гражданлык позициясен билгели. 

Зур Кукмарадагы 1624 нче сайлау участогына сайлайчылар ат белән килде

Әлеге участокка иң беренче булып Байлангарда туып-үскән, бүгенге көндә Зур Кукмараның Спорт урамында яшәүче Раушат Сәләхов килгән. Аңа истәлек бүләге дә тапшырылган. 

«Быелгы сайлау „гаилә белән сайла“ девизы белән үтә. Чыннан да участогыбызга гаиләләре белән килүчеләр күп. Бу юлы 10 яшь сайлаучыбыз килер дип көтелә. Аларга да истәлек бүләге әзерләп куйдык», — ди сайлау участогы рәисе Рузия Хәнәфина.

Зур Кукмарадагы 1624 нче сайлау участогына сайлайчылар ат белән килде

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев