Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылында хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар өчен бәйрәм оештырдылар

Зур Кукмарада узган әлеге бәйрәм, берьяктан, авыл халкын ял иттерү, күңел ачу чарасы булса, икенче яктан, ул хәрби операциядән ялга кайткан егетләр хөрмәтенә махсус оештырылган.

Зур Кукмара авылының бердәм халкы һәм башкарган эшләре турында һәрдаим язып торабыз. Узган атнада оештырылган «Чишмә бәйрәме» дә — бу җирлектә вакытында җир җимертеп эшли, җырлап-биеп, ял да итә белә торган халык яшәвенә бер мисал. 

Зур Кукмара авылында хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар өчен бәйрәм оештырдылар

Андый бәйрәмнәр күп авылда үткәрелеп килә. Әйтергә генә ансат: гади авыл кешесе өчен оештыру, финанс ягын барлау, программасын әзерләү үзе бер зур эш булып тора. 

Зур Кукмарада узган әлеге бәйрәм, берьяктан, авыл халкын ял иттерү, күңел ачу чарасы булса, икенче яктан, ул хәрби операциядән ялга кайткан егетләр хөрмәтенә махсус оештырылган. 

«Зур Кукмараның актив егетләре, авыл халкына бәйрәм ясыйсыбыз килә дип, миңа мөрәҗәгать итте. Күп еллар сәнгать өлкәсендә эшләгәч, әлбәттә, каршы килмәдем, көчемнән килгәнчә ярдәм итәрмен, дидем. Бер атна алдан йорттан-йортка йөреп, бүләкләр җыйдык. „Баламишкин“ гармунчылар ансамбле дә безгә кушылды. Аннан соң шуны әйтәсем килә: авыл халкы гармун моңына бик сусаган. Без урам буйлап җырлап йөргәндә, яшьлегебезгә кайткан сыман булдык дип, олы яшьтәге апалар да иярде», — ди Рузилә Зарипова. 

Зур Кукмара авылында хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар өчен бәйрәм оештырдылар

Бәйрәм Динар хәзрәтнең Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Ялга кайткан солдатларыбыз һәм аларның якыннары мәйдан уртасына чакырылды. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Ханәфиев, һәрберсенә хөрмәт сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның рухына да дога кылынды. 

«Бер атна элек ялга кайттым. Безне искә алып, бүләкләр тапшырып, шундый бәйрәм оештыру — бик күңелле күренеш. Гуманитар ярдәм белән дә гел булышып торалар. Тылыбыз көчле, җиңү безнең якта булачак! » — ди тумышы белән шушы авылдан булган Рыбак кушаматлы якташыбыз.

Зур Кукмара авылында хәрби операциядән ялга кайткан солдатлар өчен бәйрәм оештырдылар

Халык җыелган җирдә һәрвакыт җыр да, уеннар да була. Монда да шушы җирлектә яшәүче, башка авыллардан килгән җырчыларыбыз халыкка моңлы җырларын бүләк итте. Мул итеп табын әзерләнгән иде, килгән һәркем яңа пешкән кайнар коймак белән сыйланды. Балалар да читтә калмады, алар өчен „күбекле кичә“ оештырылды

Башланган эш — беткән эш, диләр бит. Бу эшнең башында авыл халкы ял итсен, кайткан солдатлар бераз гына булса да онытылып торсыннар, туган җирдән яшәү өчен көч алып китсеннәр дип тырышучылар Илдар Садретдинов, Ленар Хәйретдинов, Фаил Сабиров, Руслан Нәбиев, Гөлнур Хаҗиева, Рузилә Зарипова, Илназ Гайнетдиновларның һәм башка авылдашларының ярдәме белән бик күңелле ял итү чарасы булды. Иртәдән бирле куерып йөргән болытлар да Зур Кукмара авылын читләтеп үтте, бары төнлә, халык таралгач кына шифалы яңгыр тамчыларын җир өстенә сипте.

фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев