Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылы белән үзәк дәваханә арасындагы юлга капиталь ремонт эшләнелде

Юлга да, тротуар кырыйларына да бордюрлар төзелде.

Кукмарага килеп-китеп йөрүчеләр җәй дәвамында Зур Кукмара авылы белән үзәк дәваханә арасындагы юлда капиталь төзекләндерү эшләре барганын күреп торды. 

Ничектер без, юлчыларга, артык мәшәкать тудырмыйча, җиңел, җайлы итеп кенә ике катлы асфальт җәеп куйдылар анда. Аның янәшәсендәге инде тәмам тузган җәяүлеләр юлы да, берничә метр читкәрәк китеп, өр-яңадан салынды. Юлга да, тротуар кырыйларына да бордюрлар төзелде.

Әлеге төзелеш участогында берьюлы ике оешма эшләде. Балтачның юл төзү идарәсе егетләре тендерны отып, асфальт салу эшен башкарсалар, Казанның «Биссан» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы — төзелеш компаниясе бордюрларны урнаштырды. 

— Юлның асфальт өлеше республика программасы нигезендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аерым бүлеп биргән акчага эшләнелде. Әлеге капиталь ремонтның бәясе 10 миллион 403 мең 530 сумны тәшкил итә, — ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов. — Ә Ворошилов урамыннан алып Зур Кукмара авылына кадәрге җәяүлеләр юлы муниципаль район бюджеты хисабыннан башкарылды. Бүгенге көндә ике эш тә төгәлләнү алдында тора.

Әйе, бу араларда төзүчеләр юлдагы "кесә"ләрне тиешле дәрәҗәгә җиткереп бетерү, машина тәгәрмәчләре тиеп, тигезлеген югалткан кайбер бордюрларны урыннарына урнаштыру белән мәшгуль.

— Барлыгы 1 чакрым 370 метр асфальт юл салдык, — ди Балтач оешмасының мастеры Ленар Фәйзрахманов. — Авыр булмады, эшләгәндә бернинди өзеклекләр килеп чыкмады, һәрнәрсә үзвакытында килеп торды. Районыгыз җитәкчелеге белән дә һәрдаим хәбәрдә идек, алар да эшнең барышы, сыйфаты белән даими кызыксынды.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау белән беррәттән, үзләренең дә сәламәтлекләрен ныгытучы велосипедчылар өчен юл салу тенденциясе Кукмарада соңгы елларда күтәрелеп китте. Үзәк дәваханәдән кирпеч заводына кадәрге арада велосипедчылар өчен тротуар кырыннан аерым юл да салынды. Алар бу тирәдән асфальттан элдертсә, җәяүлеләр брусчаткадан атлаячак. 

— Әйе, эшебез төгәлләнү алдында, өстән явып тормаганда, гранит бордюрларны куеп бетерәбез, — ди "Биссан"ның генераль директоры Рафаэль Бәйрәмов. — Аның кырыйларын ныгытып, туфрак салуны тендерны откан оешма башкарыр дип планлаштырыла. Кызганыч, шәһәр эченә КамАЗ машиналары керү, тизлекне арттыру тыела, дигән билгеләр торса да, кайбер шоферлар бу таләпләрне үтәмиләр. Бездән бер генә теләк: юлларда исән-имин йөрергә, аны саклап тотарга язсын.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев