Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туеш авылы мәчете каршында оешкан «Чын егетләр» курсына 60лап бала йөргән

Балалар белән шөгыльләнү өчен студент егетләрдән 4 әйдаман билгеләнгән. Алар көн саен хәзрәт белән берлектә төзелгән программа буенча эшләгән.

Туеш авылы мәчете каршында оешкан «Чын егетләр» курсына йөрүче балалар янында булып кайттык. 

60лап бала, шау-гөр килеп, стадионда кайнаша иде ул көнне. Табигать кочагында тамак ялгап алганнар да кайсы-кая таралышкан: кемдер җәядән ук ату күнекмәләрен ныгыта, кемдер волейбол, футбол уйный…

— «Чын егетләр» дигән курс өченче ел рәттән оештырыла. Җәйге укулардан аермалы буларак, без аны үзенчәлекле, балалар өчен мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз. Биредә малайлар спорт белән дә шөгыльләнә, шулай ук хәрби-патриотик тәрбия, дини тәгълиматлар да ала, — ди Айрат хәзрәт Шәфигуллин.

Балалар белән шөгыльләнү өчен студент егетләрдән 4 әйдаман (Кәрим Шәфигуллин, Ильяс Аубиев, Илназ Шакиров, Госман Мөхәммәтгалиев), ике куратор (бертуган Фәрхәт һәм Рашит Гыйлаевлар) билгеләнгән. Алар көн саен хәзрәт белән берлектә төзелгән программа буенча эшли.

— Әлеге курс беренче елдан ук райондашлар арасында зур популярлык казанды. Бу юлы да «Туеш мәчете» төркеменә, мессенджерларда игълан «элүгә», берничә сәгать эчендә 50-60 бала язылды. Бирегә йөрергә теләүчеләр арасында кукмаралылар гына түгел, җәйге каникул вакытында әби-бабайлары янына ялга кайткан Казан, Яр Чаллы, Алабуга малайлары да бар иде, — ди әлеге курсның кураторы, Кукмара беренче гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Фәрхәт Гыйлаев. — Биредә балалар дини белем дә ала. Әйтик, беренче көнне Коръән-хафиз «Кәһф» сүрәсенең аятьләрен өйрәтә дә, икенче көнгә балалар шуны сөйли. Азан әйтү, Коръән аятьләре уку бәйгеләре дә оештырылды. Шулай ук көн саен, уеннар башланыр алдыннан, районыбыз мәчетләреннән килгән имамнар төрле темаларга 15 минутлык вәгазь сөйләде. Мастер-класс, уеннар белән үрелеп баргач, әлеге дини тәгълиматлар балаларның хәтерендә аеруча яхшы саклана. Туризм буенча ярышлар, палатка сүтеп җыю, җәядән ук ату, атта, квадроциклда йөрү, пейнтбол уйнау һәм малайларны кызыксындыра торган башка шөгыльләр уйлап таптык. Аниматорлар да чакырдык. Алар төрле кызыклы уеннар оештырдылар, «күбекле дискотека» да, иң матур мизгелләр булып, балалар күңеленә кереп калыр. Курска йөргән малайлар да, әти-әниләре дә канәгать. Безнең өчен иң мөһиме шул. 

Планшет-телефон турында уйлап та карамый биредә ял итүче балалар. Чөнки аларның моңа вакытлары бөтенләй юк. Аннары мәйданчыкта рәхәтләнеп туп типмичә, пейнтбол уйнамыйча, виртуаль дөньяда утыралар димени?! 

— Мин инде бирегә өченче елымны йөрим. Бу курслар турында «Туеш мәчете» төркеменнән укып белдек. Җәядән ук ату бик ошый, вәгазьләрне дә кызыксынып тыңлыйбыз. Төрле уеннар, конкурслар, викториналар оештыралар. Намаз уку, Коръән аятьләре сөйләү буенча бәйгеләрдә катнаштым, — ди Кукмарадан Габдулла Фәсхетдинов. — Узган ел уктан алай төз ата белми идем әле, быел өйрәндем. Шулай ук сүрәләрне дә хәзер күпкә яхшырак сөйлим. 

Камил Хәйруллин да әлеге курсларны ошатып йөргән. 

— Монда бик кызык, күңелле, — ди ул. — Волейбол уйнавы, атта йөрүе рәхәт, янгын сүндерүчеләр килгән иде, алар безгә үзләренең хезмәтләре турында сөйләде, су сиптереп күрсәттеләр. Коръән аятьләре укырга өйрәнү, ислам дине турында викторина да ошады. Хәзер мин атка утырып йөрергә дә курыкмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев