Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туембаш һәм Байлангар авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

Җирлек башлыгы төбәк халкын киләсе елларда бу төбәктә нинди эшләр башкарылачагы белән таныштырды.

Туембаш һәм Байлангар авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында кыскача гына быел районда башкарылган эшләр белән таныштырып үтте, республика һәм федераль программалар ярдәме белән киләсе елларда нинди эшләр планлаштырылуы турында сөйләде. Халыкны бүгенге көндә сатып алу өлкәсендәге үзгәрешләр аеруча кызыксындырды. Аларның һәркайсы турында  Чулпан Хәнәфина җентекләп аңлатты.  

Җыенда шулай ук 323 нче Федераль закон буенча мәҗбүри яру һәм экспертиза ясау нинди очракларда башкарылыла дигән сорау да бирелде һәм аңа район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рима Гафиатуллина үзенең җавабын җиткерде. Туембаш халкы исә киләсе елларда авылда яңа ФАП төзелсен иде дип үзенең үтенечен белдерде. 

Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллинның чыгышын да яңартылып кулланылышка тапшырылган яңа мәдәният йорты фойесына җыелучылар кызыксынып тыңладылар. Җирлек башлыгы төбәк халкын киләсе елларда бу төбәктә нинди эшләр башкарылачагы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев