Түбән Үрәс урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе үткәрелде
Киңәшмәнең пленар өлешен Үрәсбаш авыл клубында уздыру планлаштырылган иде.
25 февраль көнне Тубән Үрәс урта мәктәбе базасында ТР Кукмара МР мәгариф хезмәткәрләренең «Гражданлык-патриотик тәрбия – Кукмара МР мәгарифенең өстенлекле юнәлеше» темасы буенча киңәшмәсе үткәрелде,Әлеге киңәшмәдә мәктәп директорлары,уку эшләре буенча, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары , балалар бакчалары мөдирләре, район мәгариф бүлеге методистлары - барлыгы 142 кеше катнашты.
Программа буенча мәктәп директорлары, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре очрашуы узды, анда Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмәдуллин Илфат Ильяс улы, мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту - методик эш буенча урынбасары Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызы, безнең мәктәп директоры Гайнетдинов Ирек Зыятдин улы чыгыш ясадылар.
Киңәшмәнең пленар өлешен Үрәсбаш авыл клубында уздыру планлаштырылган иде.Шунда ук районыбызның иң яхшы укытучыларын һәм тәрбиячеләрен бүләкләделәр. Киңәшмә азагында белем бирү процессын яхшыртуга кагылышлы берничә карар кабул ителде, шулай ук алдагы айларга төрле чаралар оештыру буенча планнар билгеләнде. Барлык катнашучылар да уртак тырышлык белән генә без балаларыбызның белем алуы һәм һәрьяклап үсеше өчен уңайлы шартлар тудыра алачакбыз дигән фикергә килделәр. Ата-аналар, балалар, мәктәп педагоглары һәм мәгариф идарәсе арасында мондый хезмәттәшлек ышанычны ныгыта һәм укучыларның киләчәге хакына эшләүче бердәм команда төзи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев