Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тормыш сынауларын җиңүче: Манзараста яшәүче Фәридә Минһаҗева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аның тормыш юлы – гаиләгә тугрылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге.

Туган авылы Казанбаштан (Арча районы) 14 яшьлек яшүсмер чагында чыгып китә Фәридә апа Минһаҗева. Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр еллар, өскә кияргә кием, авыз тутырып ашыйм, дисәң, ризык булмаган чаклар. 

Яшь кыз үз тормышын үзе күрү өчен мех тегү фабрикасына тегүче-мотористка булып урнаша. Ул чорларның да бар авырлыгын сүз белән генә сөйләп бетерү мөмкин түгел.

«Булды инде барысы да», — диде кыска гына итеп Фәридә апа, үзен бүгенге 90 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәргә баргач.

...Кукмарадан килгән кунак, районыбызның данлыклы фотографы, безнең район газетасында озак еллар фотокорреспондент булып эшләгән Садрый Минһаҗев белән алар Казанда уртак танышларында очрашып, сөйләшеп китәләр. Бөек Ватан сугышын кичкән, тормышның ачысын-төчесен күп татыган Садрый абый озак тотмый, аны 1964 елда Кукмарага алып кайтып китә.

Сугышта нык яраланган, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 2нче дәрәҗә Дан ордены, күпсанлы медальләр иясе яудан сул як җилкәсез һәм бармакларсыз кайтып керә. Тәвәккәл, көчле булуы белән үзенә карата ул. Яшь аермасы күп булу да 29 яшьлек Фәридәне тормышны өр-яңадан башлап җибәрергә куркытмый. Манзарастагы төп нигездә алма бакчасындагы 80 төп алмагач каршы ала аны. 

Фәридә апа өч баласына: Рашидә, Илшат, Венерасына тормыш бүләк итә. Лаеклы ялга чыкканчы «Правда» хуҗалыгы идарәсендә, Манзарас авыл Советында идән юучы булып эшли. Андагы хезмәткәрләр эшкә килгәнче, бинаны мичкә утын ягып җылытып кую да аның вазыйфасында була.

Өч баланы үстереп, тәрбияләп тору, абзар тулы мал карау да күбрәк Фәридә апа өстендә. Садрый абый исә бакчасында, районда иң беренчеләрдән булып, зур, суы, җылылыгы үткәрелгән теплица төзи. Иртә яздан кара көзгә кадәр шунда эшләп, инде май аенда ук кыяр, июньдә помидорлар өлгертәләр Минһаҗевлар. 10-15 баш умартаны да бергәләп карый алар. 

«Үзебезчә эшләдек, яңа йорт салып кердек, балалар үстердек, гади яшәдек, — ди Фәридә апа. — Тормыш мәшәкатьләре белән сизелми генә гомер дә узып киткән. Садрый белән 25 ел яшәп калдык, 1989 елда ул вафат булды. Бик күп газета-журнал укый иде, кыяр-помидор саткан акчага янәшәбездә күпер дә төзетте әле. Рәхмәт, халык әле һаман да ул күпердән файдаланып, аның исемен онытмыйча, «Садрый күпере» дип йөртә». 

Туган көн иясен матур чәчәк бәйләмнәре, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар котлады. Игътибар һәм хөрмәт, Фәридә апаның ихластан шатлыгы һәм рәхмәт хисләре һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo