Курсант укучыларны хәрби инженер һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырды.
Кукмара шәһәренең 3нче һәм 4нче урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесының 4 курсында укучы Адель Юнысов белән очрашты. Чара һөнәри юнәлеш алу буенча үткәрелде. Курсант укучыларны хәрби инженер һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Адель инженер гаскәрләренең корал һәм хәрби техника үрнәкләрен, курсантларның көнкүреш шартларын, шулай ук югары уку йортының укыту-матди һәм лаборатор базасын чагылдырган видеофильм күрсәтте.

Чара барышында булачак чыгарылыш укучыларына училищеда алырга мөмкин булган белгечлекләр һәм уку йортына кабул итү кагыйдәләре турында сөйләделәр, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү, хәрби һөнәрләр турында мәгълүмат бирделәр.

Нет комментариев