Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңгә якын дәүләт паблигы ачылган

Россиядә барлык дәүләт учреждениеләренә социаль челтәрдә рәсми сәхифәләрен ачарга мәҗбүр иткән «дәүләт пабликлары» турындагы закон 2022 елның 1 декабрендә үз көченә керде.

Татарстан дәүләт органнары һәм оешмаларының ВКонтакте социаль челтәрендә барлыгы 6901 паблигы, ягъни рәсми ачык бите теркәлгән. Аларның күпчелеге – белем бирү учреждениеләренә карый: республикада 1380 мәктәп, 1590 балалар бакчасы һәм 126 өстәмә белем бирү учреждениесенең ВКда үз бите бар. Икенче урында – социаль өлкәдә эшләүче учреждениеләр: ВКда шундый 478 рәсми аккаунт ачылган. Өченче урында – спорт учреждениеләре: ТР Спорт министрлыгы карамагындагы 200ләп оешма ВКда рәсми сәхифәсен алып бара.

Болардан тыш, җирле үзидарә органнары да социаль челтәрләрдә теркәлгән. Әлеге 2271 рәсми аккаунтлар арасына муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларыннан тыш, авыл җирлекләре, авыл җирлекләренең башкарма комитетлары һ.б. да керә.

– Татарстанда белем бирү учреждениеләренең социаль челтәрдә рәсми битләрен ачу һәм аларга «дәүләт паблигы» статусын алу буенча киң колачлы эш башкарылды, – дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. – Бүгенге көндә барлык белем бирү учреждениеләре, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары, югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының да дәүләт паблигы бар. «ВКонтакте» – илдә төп социаль челтәр һәм аралашу өчен иң зур мәйданчык санала. Ул әти-әниләр, укучылар, укытучылар, учреждение җитәкчеләре һәм хакимият вәкилләре белән бәйләнештә торуның иң нәтиҗәле ысулы. Тиз арада кире элемтә урнаштыру һәм дөрес мәгълүмат чыганагы да – белем бирү процессында катнашучылар шул рәвешле мәктәп яки институт тормышыннан һәрвакыт хәбәрдар.

Республикадагы министрлыклар арасында да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының ВКонтактедагы аккаунты (https://vk.com/moinrt16) иң зурысы – ведомствоның рәсми битенә 50 меңгә якын кеше язылган.

Мәгълүм булганча, Россиядә барлык дәүләт учреждениеләренә социаль челтәрдә рәсми сәхифәләрен ачарга мәҗбүр иткән «дәүләт пабликлары» турындагы закон 2022 елның 1 декабрендә үз көченә керде. Ә аңа кадәр хакимият органнарының рәсми сайтлары булырга тиеш дигән таләп куелган иде.

Фото: Вк социаль челтәрендәге төркемнең скрины

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X