Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тулай торакка студентлар чиратсыз урнаша ала

Мондый хокук ташламалы категорияләргә караган көндезге уку формасындагы студентларга кагыла.

Югары һәм урта һөнәри уку йортларында тулай торакта бүлмәләр беренче чиратта бирелә торган укучылар категорияләре бар. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Мондый хокук ташламалы категорияләргә караган көндезге уку формасындагы студентларга кагыла.

— 23 яшькә кадәрге ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган студентлар;

— белем алган вакытта ата-аналарын югалткан студентлар;

— балачак инвалидлары, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар;

— ветераннар һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар;

— Чернобыль АЭСындагы авария һәм башка радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, шулай ук алардан зыян күргән затлар;

— контракт буенча кимендә өч ел хәрби хезмәт үткән гражданнар кергән.

2026 елның 1 сентябреннән балаларны тәрбияләүче студент гаиләләре тулай торакта аерым бүлмә бирүгә дәгъва итә алачак.

Тулай торакта урын рәсмиләштерү өчен гадәттә паспорт күчермәсен (фотографияле һәм теркәлгән битләр), гаилә составы турында белешмә, уку йорты студентның мохтаҗлыгын бәяләсә, керем дәрәҗәсен раслый торган документлар, ташламаларга хокукны раслый торган документлар (инвалидлык турында белешмә, ятимнәр таныклыгы һ.б.), белем бирү бүлмәсе урнашкан торак пунктта үз торагының булмавы турында белешмә бирү таләп ителә.

Бюджет формасына укырга кергән студентлар шулай ук тулай торакта түләүле урын алуга исәп тотарга хокуклы. Мондый хокук «Мәгариф турында» Федераль законда каралган. Студент белем ала торган шәһәрдә торак булмау урнашу өчен нигезләрнең берсе булырга мөмкин.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев