Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда СOVID-19 белән авыручылар саны дүрт тапкырга кимегән

Татарстанда яшәүче 2 миллионнан артык кеше прививка ясаткан.

Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыру очраклары артуы теркәлә. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Республика Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, 2025 елның 24 ноябреннән 30 ноябренә кадәр 13,7 мең очрак теркәлгән. Бу бер атна элек булган саннарга караганда 36,9 процентка күбрәк. Шул ук вакытта бу күрсәткеч эпидемия бусагасыннан 15,7 процентка түбәнрәк кала. Авыруның иң зур үсеше 7–14 яшьлек мәктәп укучылары арасында күзәтелгән.

Шул ук вакытта бер атна эчендә COVID-19 белән авыруның 223 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул чорына караганда 3,8 тапкырга кимрәк.

Республикада вакцинация кампаниясе дәвам итә: 2 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, бу Татарстан халкының 51,7 процентын тәшкил итә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев