Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә 94 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 734 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 42, Чаллыда – 15, Тукай районында – алты, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында бишәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 734 очрагы теркәлгән, 23 595 кеше (шуларның 51е – узган тәүлектә) терелгән.

Барлыгы 781 кеше (шуларның 484е – 2021 елда), соңгы тәүлектә 7 кеше вафат булган.

Республикада барлыгы 1 107 745 кеше (шуларның 10 300е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 965 214 кеше икенче дозаны да алган.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев