Татарстанда коронавирустан унөченче кешенең гомере өзелгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан унөченче кешенең гомере өзелгән

Ир кеше коронавирус инфекциясе китереп чыгарган авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вирус пневмониясе белән стационар дәвалануда булган.

 

Татарстанда Covid-19 диагнозы куелган унөченче кеше вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1963 елгы Чистайда кешесе Чистай район үзәк дәваханәсенең вакытлы йогышлы авырулар госпиталендә госпитальләштерелә. 1 июньнән ул COVID-19 инфекциясе китереп чыгарган авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вирус пневмониясе белән стационар дәвалануда булган.

4 июньдә ир кешенең хәле кискен начарая. Аны интенсив терапия палатасына күчерәләр. 11 июньдә аның гомере өзелә.
Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклана.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев